"Яңа елга чыршы уенчыгы" ясау буенча мастер-класс уздырылды.

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

  21 декабрь көнне  Пушкин картасы федераль программасы кысаларында Иске Җөри авылы модель  китапханәсендә "Яңа елга чыршы уенчыгы" ясау буенча мастер-класс уздырылды.  Китапханәчеләр балаларга Яңа ел бәйрәме, Яңа ел уенчыгы тарихы, Яңа Елның иң популяр символлары турында кызыклы кызыклы хикәя сөйләделәр. Балалар Яңа ел уенчыгын кәгазь, җилем һәм кайчы ярдәмендә ясадылар. Мастер-класс вакытында балалар Яңа ел бәйрәмнәре традицияләре турында белделәр. Чарада катнашучылар китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Балалар үз куллары белән ясалган яңа ел уенчыкларын үзләренең яңа ел чыршыларын бизәү өчен үзләре белән алдылар. Мондый матур эшләнмәләр бәйрәм кәефе тудыра һәм Яңа елны күңелле каршы алырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International