2024 ел, илебез Президенты Указы нигезендә, Гаилә елы дип игълан ителде.

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Гаилә-ул терәк һәм көч чыганагы. Нык, тату күп балалы гаиләләр мәхәббәт, игелек, әхлак һәм рухилык кебек мөһим кыйммәтләрне саклыйлар һәм тапшыралар. Алар көчле җәмгыять һәм көчле ил өчен нигез булып тора. Күп балалы гаилә-бәхет кенә түгел, ул зур хезмәт һәм зур җаваплылык.      21 нче декабрь - Күп балалы гаилә көне! Шул уңайдан,  24 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Китапханә иленә, гаилә белән бергә!" дигән тематик кичә үткәрелде. Чарага авылның күп балалы гаиләләре чакырылды. Кичә барышында катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында сөйләштеләр. Кызыклы  викторина үткәрелде, аның барышында гаиләләр гаилә гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре белән бәйле сорауларга җаваплар бирделәр. Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турындагы мәкаль һәм әйтемнәрдән гыйбарәне дәвам итү бурычы да куелды. "Эрудитлар һәм акыллылар" уенын уйнадылар,  конкурсларда үз көчләрен сынадылар. Матур кичәбез җылы атмосферада чәй табыны артында -“Әдәби кафе” да  дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International