Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Ел ахырында ел саен китапханәдә «Иң күп китап укучылар» белән очрашу оештырыла. Бу чара быел да 24 нче декабрь көнне үткәрелде. Чарада яратып укыла торган китаплардан китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Актив китап укучылар белән кызыклы сорауларга җавап формасында уен оештырылды. Чара бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International