Көрәш буенча авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы һәм Баландыш авылы Кубогына район беренчелеген уздырды.

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

2024нче елның 25декабрендә Батыр спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы һәм Баландыш авылы Кубогына район беренчелеген уздырды.

 

 

Гомумкомандаурыннары:

1 урын- Баландыш

2 урын- Тюлячи

3 урын- Б.Метески

 

Җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр, акчалата бүләк, җиңүче командага күчмә Кубок тапшырылды.     

 

    Спорт мәктәбе коллективы иганәчелек ярдәме өчен

  1. Баландыш КФХ җитәкчесе Низамов Марат Харис улына
  2. Районыбызның талантлы яшь җырчысы Илнат Фархуллинга (ул “Иң яшь  көрәшче” Баландыш авылыннан Хазиев Альмирга һәм “Иң яхшы алым” кулланып көрәшкән көрәшче Олы Мишә авылыннан Шакиров Азаматка исемле кубок һәм акчалата бүләк белән ярдәм итте)
  3. “Гарантстрой” төзелеш компаниясе җитәкчеләре Айдар Шакиров һәм Залаков Рафилгә (алар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кыш бабай бүләге әзерләделәр)
  4. Баландыш авылы кияве Азмуханов Фәргаткә олы рәхмәтен җиткерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International