2024 елның 29 декабрендә язучы, драматург, мәшһүр галим, фольклорчы, Татарстанның халык язучысы, Татарстан АССР ның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәкый Исәнбәтнең 125 еллык юбилее билгеләп үтелә. Н. Исәнбәтнең күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый. Андыйлардан «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармун», «Син сазыңны уйнадың», «Илкәем» һ.б. санап үтәргә була.
Аның пьесалары татар театрлары репертуарына ныклап кереп киткән («Хуҗа Насретдин», «Зифа», «Портфель», «Муса Җәлил», «Һиҗрәт» һ.б.).
Нәкый Исәнбәт балаларның якын дусты. Аның нәниләр өчен язган «Балалар дөньясы», «Куянкай», «Куян маҗаралары», «Утыз ялган», «Мырауҗан агай хәйләсе» кебек әсәрләре бар.
Н. Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» дигән өч томлыгы (төрки телләрдә уникаль һәм иң зур җыентык), «Татар халык табышмаклары» һәм «Балалар фольклоры» китаплары басылып чыгуы татар мәдәниятенә бәяләп бетергесез зур өлеш кертте.
26 декабрь көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән Нәкый Исәнбәт әсәрләре буенча «Сандыгы тирән-хәзинәсе бай» дип исемләнгән уен-квест узды. Иң элек китапханә хезмәткәрләре балаларны күренекле язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар «Сорау-җавап», «Табылдыклар бюросы», «Яратам - яратмыйм», «Кроссвордтагы сүзләрне тап» һ. б. бәйгеләрдә көч сынаштылар. Уен бик күңелле үтте.