29 декабрьдә күренекле татар язучысы, шагыйрь, галим-филолог, фольклорчы-Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тула. Шул уңайдан, 26-27 декабрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә "Гасырны үзенә сыйдырган иҗат" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Нәкый Исәнбәт татар фольклорын өйрәнүче галим, татар әдәбиятын, сүз сәнгатен төрле юнәлештә үстерүче, татар халкының яшәү рәвешен тирәнтен белгәнлектән, аның бүгенгесен генә түгел, ә ерак тамырларын да ачучы буларак киң танылган. Зур бер институт эшләгән кадәр хәзмәт калдырган шәхес ул. Аның милли мәдәнияткә керткән өлеше «Татар халык мәкальләре» дип аталган өч томлык басмасы булды. Ул төрки телләрдәге иң зур мәкальләр җыентыгының авторы да, анда 40 меңнән артык мәкаль һәм әйтем тупланган, системалаштырылган, шәрехләнгән. Нәкый Исәнбәт «Татар халык табышмаклары» һәм «Балалар фольклоры» китапларын төзүче һәм аның авторы була. 1989 елда ул ике томда «Татар теленең фразеологик сүзлеге» н бастыра, анда 50 меңгә якын фразеологик гыйбарә бар.