“Нәкый Исәнбәт-зур шәхес”

2024 елның 27 декабре, җомга

29 декабрь көнне шагыйрь, драматург, фольклорчы - галим, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тула. Нәкый Исәнбәт - ХХ гасыр татар әдәбияты классигы, тел-әдәбият хәзинәләрен, тарихи ядкәрләрен, фольклорын җыю-барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә гомере буе армый-талмый эшләгән күренекле галим-энциклопедист. Шул уңайдан, 27 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Нәкый Исәнбәт-зур шәхес” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турындагы материаллар һәм аның әсәрләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International