Яңа ел-мәктәп укучыларынын иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. 27 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә Яңа ел бәйрәме узды. Балалар Кыш бабай, Кар кызын һәм тиздән аяк басачак елның хуҗасы – яшел төстәге Агач еланны каршыладылар. Укучылар шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде, әйлән - бәйлән уйнады. Кыш бабай аларга үзенең татлы күчтәнәчләрен таратты. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырылган иде. Бәйрәм һәркемгә бик ошады. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!!!