Кышкы каникуллар әкиятләрсез булмый һәм 3 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсе яшь укучыларны «Кышкы сихри әкият дөньясына сәяхәт» кә чакырды. Балалар: «Морозко», «Снегурочка», «Два Мороза», «По-щучьему веленью», «Снежная королева», «Серебряное копытце», «Госпожа метелица», «Лисичка-сестричка и серый волк» һ.б. кебек әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Шулай ук, кыш темасына табышмаклар чиштеләр, әкият исемендәге хатаны төзәтү, өзек буенча төп геройны һәм әкиятне тану кебек бәйгеләрдә актив катнаштылар. Чара ахырында балалар «Тылсымлы-кыш безгә могҗиза бүләк итә» дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге, әле бер дә укылмаган «кышкы» әкиятләр белән таныштылар һәм өйдә уку өчен үзләренә ошаган бер китапны сайлап алдылар.