Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә 3 гыйнвар көнне “Кем зирәк - әйт тизрәк” дип исемләнгән табышмаклар сәгате үткәрелде. Балаларга халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турында аңлатылды. Аннары балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр. “Татар халык иҗаты” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.