2 гыйнвар көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Уеннар, шаярулар, китаплар, җырлар -безне бергә җыялар» дип исемләнгән әдәби-күңел ачу уены оештырдылар. Китапханә белән узган кышкы каникуллар күңелле дә, мавыктыргыч та! Чарада нәниләр кыш, чыршы, Кыш бабай турында үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Илебездә Яңа ел бәйрәме кайчан башлануын, башка илләрдә һәм халыкларда аны нинди вакыттан һәм ничек каршылаулары турында белделәр. Нәни дусларын котларга, алар белән күңел ачарга Кар Кызы, Кыш бабай һәм башка әкият геройлары да килде. Бәйрәм чыршы янында әйлән-бәйлән, яңа ел җырлары белән дәвам итте, төрле кызыклы уеннар, күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Кар кызы “Китаплы тизлек” конкурсында җиңүче нәниләрне котлады. Тамашадан соң һәркем күтәренке кәеф белән, Кыш Бабайдан татлы күчтәнәчләр, китапханәдән китаплар алып өйләренә таралды.