Бәйгедә катнашучылар үз рәсемнәрендә: Яңа ел чыршысы, Кар кызы, кышкы табигать күренеше, күңелле әкият персонажлары, балалар өчен булган кышкы уеннар һәм, әлбәттә, Яңа ел символы Еланны бик теләп сурәтләделәр. Шулай ук кыш фасылы турында табышмаклар чиштеләр һәм матур шигырьләр сөйләделәр. Балалар буяу карандашлары ярдәмендә кышның бөтен матурлыгын, ялтырап торган карны һәм хәтта каты салкынны да ясап күрсәттеләр.
Китапханә хезмәткәрләре балаларга әлеге бәйгедә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр: сәламәтлек, бәхет, каникулның соңгы көннәрендә туйганчы уйнарга, чанада, чаңгыда шуарга һәм киләсе кышка кадәр бер ел буена җитәрлек энергия туплап калуларын теләделәр!