6 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә Н.И. Сладков әсәрләре буенча «Урманга - табышмакка» дигән эко-сәяхәт уздырылды.

2025 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

Яшь китап укучылар, хайваннар дөньясы һәм табигать турында күбрәк белү өчен язучы-натуралист белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә кузгалдылар.

Сәяхәт барышында балалар язучының тормыш юлы белән таныштылар. Үз вакытында Николай Сладковның, урманның үзе белән нәрсә турында сөйләшүен бик беләсе килгән. Ул табигать турында төрле китаплар укыган, табигатьне күзәткән һәм күргәннәрен барысын да язып барган. Балалар язучының «Лиса и ёж», «Лосенок и Лосиха», «Яблонька и Сорока» һәм башка кыска хикәяләре белән танышканнан соң, викторинада катнашып үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар. Бик кызыксынып сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Н.И. Сладков иҗаты буенча үткәрелгән эко-сәяхәт мавыктыргыч кына түгел, укучыларыбыз өчен файдалы да булды. Балалар табигать һәм анда яшәүчеләр турындагы белемнәрен тулыландырдылар. Ә иң мөһиме язучының сере - табигатькә һәм бөтен тереклеккә карата гаять зур мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт икәнен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International