Шул уңайдан, Яңа ел каникуллары вакытында Теләче балалар китапханәсенең иң актив китап укучылары өчен «Белоснежка и семь гномов» әкияте күрсәтелде. Тамашачы булып килгән балалар әкият персонажларына сокланып карап утырдылар. Тиңдәшсез Мәкерле Сихерче, йомшак холыклы яратучан әти-Король, газап чигүче чибәр Принц, сөйләшә белүче Көзге, Пешекче белән Аучының кызыклы дуэты, һәм, әлбәттә, онытылмаслык һәм көлкеле Җиде гном - болар барысы да сиздермичә генә тамашачыны әлеге күренешнең эченә алып кереп китте һәм аларга Белоснежканың моный хәлдә калуына теләктәшлек күрсәтергә, аңа авыр ситуациядән чыгарга, ирек һәм мәхәббәт табарга ярдәм итәргә дә мәҗбүр итте.