Бәйрәмне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре барлык иҗади фантазияләрен эшкә җигеп, балалар өчен кызыклы үткәрергә тырышалар. 4 гыйнвар көнне мәдәният йортында балалар өчен "Балачакның күңелле мизгелләре" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булып узды. Балалар Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шигырьләр сөйләп, җырлап, биеп күңел ачтылар. Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.