5 гыйнварда Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән бергәлектә балалар өчен “Яңа ел могҗизасы» дип исемләнгән лотерея билетлары уйнатты. Барлык катнашучы балаларга да отышлы лотерея билетлары өләшенде. Барысын да бәхет хәл итте! Балаларга призларын көтү һәм интрига шулкадәр ошады, хәтта үз бүләкләрен алгач та, дуслары өчен җан аттылар!
Чара барышында әдәби викторина үткәрелелеп, алар әдәби геройларның исемнәрен ачыкладылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр, чарадан бик канәгать калдылар.