2 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә «Кыш Бабай белән Китап полисы буйлап сәяхәт» дигән библиокешинг узды.

2025 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Әлеге чара балаларга китап дөньясына чумарга мөмкинлек биргән мавыктыргыч программа. Чарада катнашучылар китап эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирделәр, шулай ук китапханә киңлегендә ориентлаша белделәр. Библиокешинг Яңа ел күргәзмәсеннән табылырга тиешле табышмактан башланды. Төрле юнәлешләрне эзләп, балалар Кыш бабай белән бергә китап фонды буйлап сәяхәт иттеләр, кирәкле китап киштәсен, авторын таптылар. Утрауга килеп җиткәч төп хәзинәнең, үзләреннән бик күп кызыклы хикәяләр, әкиятләр һәм шигырьләр укып була торган китаплар икәненә төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International