«Яшәгән ди, булган ди, Әкият...»

2025 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

Каникул көннәрендә, 4 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәчесе урта сыйныф укучылары өчен «Яшәгән ди, булган ди, Әкият...» дип исемләнгән әдәби-уен сәяхәте оештырды. Балалар иксез-чиксез халык әкиятләре иленә сәяхәт кылдылар һәм һәр әкиятнең нәрсә турындадыр уйланырга мәҗбүр итүен, намуслы, хезмәт сөючән, кыю һәм бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтүен аңладылар. Алар беренче әкиятләрнең бик борынгы заманда ук барлыкка килүен белделәр. Аларны халкыбызның талантлы кешеләре иҗат иткән, ләкин вакытлар үтү белән аларның исемнәре билгесезлектә калган, чөнки мавыктыргыч һәм зирәк әкиятләр язылмаган, бер кешедән икенчесенә телдән-телгә тапшырылган. Шулай итеп, әкиятләр безнең заманга кадәр килеп җиткән. Катнашучылар "Әкият башлана, ә ул ничек атала?» дигән төрле конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар. Биремнәрне үтәгәндә әкият геройларын, аларның характерларын һәм гамәлләрен искә төшерделәр. Чарага халык әкиятләре җыентыклары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Могҗизалар һәм тылсым иленә кунакка чакырган матур-матур әсәрләр укучылар игътибарыннан читтә калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International