Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. Һәр елны без ул бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтәбез. Еш кына ул могҗизалар тормышка да аша. 7 нче гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел лотереясы уйнаттылар. Бу чара « Бәхет кемгә елмая» дип исемләнде. Балаларга 170 лотерея ясалды. Кемгә энә, кемгә дөя инде. Барлык билетлар да отышлы булганлыктан, чыккан бүләкләргә һәрберсе канәгать булдылар.