Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Безгә куркыныч яный” дип исемләнгән информация сәгате үткәрде.

2025 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

Китапханәче һәм клуб мөдире террорчылыкны үстерү проблемасы, дөньяда террорчылыкның массакүләм таралуы, аның төп юнәлешләре, террорчылыкка каршы көрәшнең барлыкка килү тарихы һәм ысуллары турында сөйләделәр. Шулай ук куркыныч янаган вакытта саклану чараларын аңлаттылар. Очрашу кысаларында балаларны җәмгыять проблемалары, террорчылыкны кисәтү, яшьләрнең экстремизм һәм террорчылык турында күзаллауларын киңәйтү, иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясен формалаштыру, бер-берсенә карата толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү турында фотографияләр һәм язмалар күргәзмәсе күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International