Бу көн кышкы спорт төрләренә һәм ачык һавада актив ял итүгә багышлана. Бөтендөнья кар көне-барлык кышкы спорт һәм ачык ял яратучылар өчен дуслары һәм якыннары белән очрашу, тәҗрибәләре белән уртаклашу һәм кышкы атмосфера белән ләззәтләнү өчен искиткеч сәбәп. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында күңелле булды, "Алдынгылар Хәрәкәте" вариатив компонентын тормышка ашыру кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар «Бөтендөнья кар көнен»дә катнаштылар. Балалар саф кышкы һавада Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары– активистлары белән бергә хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, эстафеталарында ярыштылар. Балалар кар турында табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, кар һәм кар бөртекләре турында кызыклы фактлар белделәр, биеделәр, җырладылар. Кар көне балаларга бик ошады!