ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Теләче районы буенча бүлеге тарафыннан «Кар чанасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде.

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

     2025 елның 16 гыйнварында Теләче районының МБГУ «Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе»ендә «Кар чанасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Баев Ильфар Робертович тарафыннан квадроцикллар, кар чаналары белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында кар чанасын куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар чаналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International