«Без террорсыз дөнья өчен»

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

7 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә актуаль тема-терроризмга каршы көрәшүгә багышланган «Без террорсыз дөнья өчен» дип исемләнгән  танып-белү сәгате узды. Терроризм – заман бәласе. Әлеге чара халык арасында терроризмга каршы игътибарны арттыру, террор хәвефен һәм башка гадәттән тыш хәлләр янаганда нәрсә эшләргә кирәклеген аңлату максатында оештырылды. Чарада терроризмның барлыкка килү сәбәпләре, формалары һәм нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирелде. Террорчылык куркынычы очрагында куркынычсызлык мәсьәләләренә һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Көчләү һәм түземсезлек идеологиясенә ничек каршы торырга мөмкин булуы турында фикер алыштык. Катнашучылар террорчылык актларын булдырмау өчен нинди чаралар күрелергә мөмкин икәнлеге турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Танып белү сәгате аларга мөһим мәгълүмат алырга гына түгел, җәмгыятьтә тынычлык һәм куркынычсызлыкның әһәмияте турында да уйланырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International