Презентация күрсәтелде.

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

8 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә укучылар игътибарына күренекле рус язучысы М.Е. Салтыков - Щедринның тууына 200 ел тулуга багышланган «Писатель многосторонней силы» дигән презентация күрсәтелде. Михаил Евграфович-әсәрләре белән рус мәдәнияте тарихында аерым урын алып торган классикларның берсе. Аның иҗаты сатира үткенлеге һәм социаль проблемаларны тирән аңлавы белән аерылып тора. Презентация кысаларында язучының тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар, шулай ук аның иң танылган әсәрләре тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар Салтыков-Щедринның сатирик образларын тудыруы, үз әсәрләрендә нинди темалар күтәрүе һәм аларның шул чор чынбарлыгын ничек чагылдыруы турында белделәр. Презентация китапханәгә килүчеләрдә кызыксыну уятты. Алар язучының әсәрләре турында фикер алышуда катнаштылар һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International