6 гыйнвар көнне Сауш авылы китапханәсендә яңа ел каникуллары чаралары планы кысаларында мәктәп яшендәге балалар өчен "Күңелле стартлар" уены үткәрелде.

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кыш - ул искиткеч ап-ак табигать күренешләре, бәйрәмнәре, озын каникуллары белән истә кала.  Каникул ялларын авыл китапханәсендә дә кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга мөмкин. Бу көнне оештырылган чарада балалар төрле уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына,  табышмакларга җавап бирделәр, җырладылар, биеделәр. Чара ахырында китапханәче балаларга каникул вакытында иң яхшы дус китап икәнен онытмаска өндәде, укырга балаларга китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International