Табигатьтә ел фасыллары һәрберсе үзенчәлекле, матур, һәр сезонның үз серләре, табышмаклары, сынамышлары, әкиятләре...

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

5 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә балалар өчен «Кышкы әкиятләр юллары буйлап» дигән тема белән әдәби сәяхәт үткәрелде. Катнашучылар конкурсларда актив булып, кышкы табышмакларны чиштеләр, укылган өзекләрдәге әкият геройларын белделәр. Барлык сорауларга төгәл һәм тиз җаваплар табулары балаларның әкиятләрне яратуларын, хәтерләүләрен һәм укуларын күрсәтте. Шулай ук аларга В.Одоевский әкияте буенча төшерелгән «Мороз Иванович» мультфильмы да күрсәтелде.Чара азагында «Кышның карлы, назлы әкиятләре» темасы белән куелган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелеп, балалар үзләренә укылмаган әкият китапларын каникул чорында укырга  өйләренә дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International