Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеен билгеләп үтәчәк. 2025 елны - Ватанны саклаучылар елы дип игълан итү карарының үз максаты бар - бөтен дөньяга нацизмга каршы берләшергә һәм тарихи дөреслекне якларга чакыру. Бөек Ватан сугышында Җиңү совет халкына бик кыйммәткә төште. Шуңа күрә Россия гражданнарының, бигрәк тә яшь буынның, үз илебез тарихын өйрәнүе һәм төрле вакытта Ватаныбызны саклаган геройлар истәлеген саклавы бик мөһим. 2025 елның гыйнварыннан Теләче үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Батырлыкны мәңге хәтерлибез» дип исемләнгән китап-күргәзмәсе эшли. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән китаплар укучыларга илнең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итәчәк.
Кадерле китап укучыларыбыз күргәзмә белән танышырга көтеп калабыз!