2025 ел - Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

11 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Йөрәкләрдә һәм китапларда сугыш турында хәтер”, “Бөек Ватан сугышы геройлары – якташларыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәләре әзерләнде. Күргәзмәдә татар әдәбиятының Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән күренекле әсәрләре урын алды. Бу җиңүне яулау, анда түгелгән көч, сугыштагы төп вакыйгаларның барышы турында күргәзмәдә тәкьдим иткән китаплардан таныша аласыз. Әлеге күргәзмәдә сугыш чоры балаларының ничек иртә үсеп җиткәне, ачлык-ялангачлыкка түзеп, әниләрнең һәм апаларның яклаучылары һәм туендыручылары булганы, тылда һәм партизан отрядларында дошман белән сугышканнарын, Ватаныбызны саклап, батырларча һәлак булганнар искә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International