2025 нче елның 10 нчы гыйнварыннан 13 нче гыйнварына кадәр Теләче муниципаль районы укучылары Иске Җөри урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы җитәкчелегендә инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча призлы урыннар алучылар:
- Вәлиев Ислам, Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы (укытучысы: Гимаева Ания Сәлмән кызы)
- Заһидуллина Нурфия, Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы (укытучысы: Габдрахманова Гүзәл Гәбделхәй кызы)