Бу карар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан аеруча әһәмиятле. Быелгы ел тарихның төрле чорларында Ватан өчен көрәшкән барлык кешеләрнең батырлыгына, шулай ук хәзерге геройларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү елы булачак. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ХХ гасырның иң фаҗигале вакыйгасы була. Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә "Ул елларны, Хәтер, онытма!» дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәдә сугыш чоры вакыйгалары турында әдәби әсәрләр, илебезнең героик үткәнен, авылдашларыбызның, райондашларыбызның сугышчан юлын чагылдырган китаплар, истәлекләр тәкъдим ителде.
Хөрмәтле китап укучыларыбызны күргәзмә белән танышырга көтеп калабыз!