"Әдип белән галим"темасы белән китап күргәзмәсе оештырылды.

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

10 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә халык язучысы, драматург, шагыйрь Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан "Әдип белән галим"темасы белән китап күргәзмәсе оештырылды. Нәкый Исәнбәт әдәби мәйданга иртә килә. Унбер яшендә ул мәдрәсәдәге иптәшләре арасында «шигырь чыгаручы” булып таныла, ә унбиш яшеннән матбугатта бастыра башлый. Аның беренче шигырьләре 1914 елда Казанда чыга торган «Ак юл» балалар журналында басыла. Аның "Уракчы кыз", "Бормалы су", "Гармунчы егет", "Син сазыңны уйнадың" шигырьләре җыр булып яңгырый. 3 томлык "Татар халык мәкәльләре" җыентыгы, "Татар халык табышмаклары" китабы безнең өчен мирас булып тора. Еллар узу белән аның татар халкы тарихында урыны тагы да үсәчәк кенә, чөнки ул үз халкына зур мирас калдырган язучыларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International