Ватанны саклау ул - күп буын сугышчыларының батырлыгы, ул намус, хәрби бурычка тугрылык, Ватанга карата ихлас мәхәббәтне белдерә.
Без авыр сынаулар вакытында Ватанга тугры булган һәм бүген аның чикләрен саклауда торган ир - егетләргә хөрмәтебезне белдерәбез.
Шул уңайдан китапханәдә "Ватанны саклаучылар елы" исемле күргәзмә куелды. Илләребез тыныч, күкләребез аяз, өстәлләребез түгәрәк һәм мөбарәк булсын, дуслар!