Вакытлы матбугат уку – замана белән бергә атлау ул. Шул уңайдан 14 нче гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Вакытлы матбугат - заман көзгесе” дигән мәгълүмат көне үтте. Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану. Вакытлы матбугатның җәмгыять тормышында тоткан урыны гаять зур. Вакытлы матбугат басмалары китап укучыларның күзаллауларын киңәйтә, кызыклы һәм мавыктыргыч ял тудыра, кешенең белемен үстерә, зәвыгын формалашыра. Китапханәдә киң даирә укучылар өчен газета – журналлардан күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә китап укучылар китапханәгә килүче вакытлы матбугат белән якыннан таныштылар.