"Кышын кошлар ашат» балалар бакчасында экологик акция

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кышкы вакыт-күңелле бәйрәмнәр, таудан шаулап шуу, кар атышу гына түгел, ә көчле җил белән каты салкыннар да. Кышлаучы кошлар өчен бу иң авыр вакыт.

 Шуңа күрә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар төркем балалары, кышлаучы кошларга азык әзерләделәр һәм элеп куйдылар.

 Хабирова Ф.Ф. тәрбияләнүчеләр белән кышлаучы кошлар турында әңгәмә үткәрде, кыш көне канатлы дусларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар төрле дидактик, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International