2025 елның 27 гыйнварында рус сатирик язучысы – Михаил Евграфович Салтыков - Щедринның тууына 199 ел була.

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елның 27 гыйнварында рус сатирик язучысы – Михаил Евграфович Салтыков - Щедринның тууына 199 ел була. Әдип үзенең әкиятләре ярдәмендә халыкның дошманы булган - самодержавиегә һөҗүм ясый, Россиядәге тормышның кимчелекләрен һәм караңгы якларыннан көлә. Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин - бөек рус язучысы, «История одного города», «Мелочи жизни», «Господа Головлевы», «Премудрый пескарь», «Дикий помещик» кебек атаклы әсәрләрнең авторы. Аның прозасы - дөнья сатирасының иң кыйммәтле үрнәкләренең берсе.

16 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә «Кто из героев сказок Салтыкова Щедрина» исеме астында викторина булып узды. Викторина балаларны рус сатирик язучысының иҗаты белән таныштыру максатында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International