Язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов тууына 125 ел
16 нчы гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә якташыбыз, язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудовка 125 ел туу уңаеннан чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучыларны язучы Мәхмүд Максудның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аның батырлыгын күрсәтү һәм биографиясен өйрәнү. Әдипкә багышланган иҗат күргәзмәсе булдырылды. Укучылыр чарада язучының биографиясен искә алып, иҗатына нәтиҗә ясап, шигырләрен укыдылар, презентация карадылар. Шагыйрьнең күп әсәрләре туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган. Бөек шәхес турында күбрәк белгән саен, ул ничектер күңелгә һаман да якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла бара.
Хәзерге вакытта Ватаныбызның патриот гражданинын тәрбияләү бик мөһим. Безнең укучылар үз геройларын – үз тормышларын геройларча бирүчеләрне, батырлык һәм каһарманлык күрсәтергә омтылучыларны белергә тиеш!