18 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Яшь укучылар олыларның һәм балаларның Бөек Ватан сугышы вакытындагы авыр тормышы, әлеге сынауларны кичергән кешеләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында белделәр.

  Сугыш кырларында Бөек Җиңү өчен миллионлаган кеше башларын сала. Сугыш чоры балаларына бигрәк тә авырга туры килә. Сугыш вакытына эләккән балачак нинди соң ул? Әлеге чарада Теләче урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары катнашты. Чара сугыш чоры турындагы сораулар белән үрелеп барды. Китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү ясадылар, В.Воскобойниковның «Оружие для победы», Е.Верейскаяның «Три девочки», А.Крестинскийның «Мальчики из блокады», Нисон Ходзаның «Дорога жизни» китапларын укырга тәкъдим иттеләр, «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады» дигән белешмәлекләр тараттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International