16 нчы гыйнвар көнне жаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте җитәкчесе Гыйләҗетдинов Фәрит Фарукович белән 7-11 сыйныф укучылары арасында очрашу үткәрелде. Ул авыл хуҗалыгы тармагы, анда эш үзенчәлекләре, вакансияләр белән таныштырды. Без мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге очрашуда катнаштык. Аның белән очрашуга мәктәпне тәмамлап , авыл хуҗалыгы университетын тәмамлап кайтып, хәзер хуҗалыкта инженер булып эшләүче яшь белгеч Рүзәл Габдуллин да килгән иде. Ул укучыларны уку тәртипләре, үзенең эше белән таныштырды.