Китапханәгә йөрү - кызыклы һәм файдалы шөгыль. Ә уен барышында аның белән якыннанрак танышу тагын да мавыктыргычрак. Китапханә дөньясына сәяхәт итеп, яшүсмерләр станцияләр буйлап узып, анда аларга классик әсәрләр турындагы табышмакларны чишәргә, алдагы биремнәр өчен күрсәтмәләр булган яшерелгән китапларны табарга кирәк иде. Бу уен гына түгел, ә яшьләрнең игътибарын әдәбиятка җәлеп итүнең менә дигән ысулы. Чара нәтиҗәсендә яшүсмерләр мәгълүмат дәрәҗәсен һәм китапханәгә, китапка, укуга булган кызыксынулары артты.