18 нче январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында «Язган гомер, булмасын күмер» исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Сөйләшүне мәдәният хезмәткәрләре алып барды. Алар яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлаттылар һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.