Шәйхи Маннурның иҗаты күпкырлы. Ул – үзенең бай шигъри һәм чәчмә әдәби иҗат мирасы белән XX йөз совет чоры татар әдәбиятына зур өлеш керткән күренекле әдипләрнең берсе. Үзе исән чагында Ш.Маннурның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. 17 нче гыйнвар көнне язучының тууына 120 ел тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Әдәбиятыбызның ак йөзе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә китапханә фондында булган һәм аның тормышын, иҗатын яктырткан китаплар урын алды.