Күкчә авыл клубы китапханә белән берлектә укучыларга «Янгынны булдырмау хакында» дигән исем астында мәгълумәти сәгать үткәрделәр. Әлеге чарада балалар янгынны булдырмау, ягъни шырпының уенчык түгел икәнен, ә янгынның авыр хәлләргә китерүен аңладылар. Шулай ук, ничек итеп көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәсеннән дөрес итеп файдаланырга кирәклеген дә белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга җиңел, тиз кабына торган сыеклыкларның янгын чыгарырга мөмкин икәнлеген яхшылап аңлаттылар. Балаларга янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәсен, һәм янгын сүндерү хезмәтенең телефонын номерын белергә тиешлеген төшендерделәр.