17 гыйнварда Теләчедә 2024-2025 уку елында Татарстан Республикасы гомуми белем учреждениеләре командалары арасында («Күн туп – мәктәп футбол лигасы» футзалы буенча Бөтенроссия ярышлары кысаларында) 2013-2014 елгы кызлар, 2007-2008 елгы егетләр арасында мини – футбол (футзал) буенча Республика сайлап алу ярышлары узды. Безнең егетләр 1 нче урынны һәм Түбән Новгородка юлламаны, Теләче урта мәктәбеннән кызлар 4 нче урынны алдылар. Тренерлары: өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы, Салахиев Булат Ринат улы, физик культура укытучысы Хәкимов Рафил Рефат улы.