Китапханә дәресе үткәрде.

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. Түбән Саурыш авыл клубында,  Пушкин картасы программасы буенча, китап укучыларның библиография белемнәрен пропагандалау кысаларында, китапханә дәресе үткәрде. Чара барышында китапханәче укучыларга китапханә фондыннан ничек файдаланырга кирәклеген искәртте. Китапханәгә бару кагыйдәләре һәм китап белән пөхтә эш итү турында сөйләде. Укучылар игътибарына темалар буенча төрле китаплар тәкъдим ителде. Укучыларның күбесе яраткан китабы итеп –әкият китапларын сайлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International