“Сугыш чоры балалары “

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу уңайдан 18 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы мәктәбендә “Сугыш чоры балалары “ белән очрашу үтәрелде. Ватанны саклаучылар елы-календарь датасы гына түгел, ә милли бердәмлек һәм патриотизм символы. Бу илебезнең суверенитетын һәм иминлеген саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә тирән рәхмәт белдерү. Бу ел безгә тарихи хәтернең мөһимлеген һәм дөньяның мәңгелек кыйммәтен искә төшерә, аны Ватанны саклаучылар үзләренең батырлыклары һәм фидакарьлекләре белән саклыйлар. Без, китапханәчеләрдә әлеге чарада катнаштык. Очрашу бик файдалы һәм нәтиҗәле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International