14 гыйнвар көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрде, анда балалар нинди материаллар белән яза башлаганнарын, беренче газеталарның ничек аталганын, хәзер ничә газета, журнал һәм вакытлы матбугат яшәвен белделәр. Китапханәче укучыларны китапханәдәге газета-журналлар белән таныштырды һәм кайсы елда һәркайсының беренче басмасы чыкканын сөйләде.