Хәзер балаларның бик азы гына китапка тартыладыр.

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Шулай да матур, төсле китап күрсәтсәң, һәр сабыйның күзендә очкын кабына. Бүген балалар китап укыймы? Аларны ничек китапханәгә тартырга?
21 нче январь  көнне Баландыш авыл китапханәсендә башлангыч  сыйныф укучылары өчен  “Китапханә якын дустың булсын” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Укучыларны  китапханә белән якыннан таныштырып,  китап уку кагыйдәләре, китапханә тәртипләре  өйрәтелде.  Яңа газет-журналларга күзәтү ясалды, шигырьләр укылды, табышмаклар чишелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International