Традиция буенча Субаш авылында, елгада православие динен тотучылар әлеге якты мизгелгә катнашу өчен җыелдылар. Елгадагы суны изгеләндерү йоласын Геннадий Сизов атакай башкарды. Елгада коену йоласында муниципаль район башлыгы Айрат Фәтхуллин, аның урынбасары Илдар Макаров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тамаша кылдылар. Авыл халкы көче белән оештырылган бу бәйрәм дәвамлы булыр дип ышанабыз.