Газета Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда билгеле. "Татарстан яшьләре"н төрле елларда 40 тан артык мөхәррир җитәкләгән. Кайсылары иҗат эше белән мавыгып вазифасын калдырып киткән, кайсылары репрессия корбаннары буларак вафат, икенчеләре татар халкына хезмәт итүен бүтән эшләрдә дәвам иткән. Әлеге гәҗит олы яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт яшь һәм укучыга кирәкле булып кала. Теләсә кайсы укучы анда үзе өчен файдалы мәгълүмат таба.