21 гыйнвар көнне Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә авылдашыбыз - күренекле татар галиме, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге бүләк лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 105 ел тулу уңаеннан «Шушы яктан – шушы туфрактан без” дип исемләнгән әдәби укулар үткәрделәр. Чарада якташыбызның тормыш юлы һәм фәнни хезмәтләре белән китапханәче Рахматуллина А.А. доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук “Гыйлемнең гомере озын” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Автобиографиясе, эшчәнлеге, шәкертләре истәлекләре белән клуб мөдире Мөхәмәдиев М.И. таныштырды.